Песәйдэ 8 март көнне «Ак яулыклы әбием» дигән әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Китапханәче Рузалия Яраханова, мәдәният хезмәткәрләре Нурания Гизатуллина, Гөлнар Ситдикова һәм мәктәп балалары Марфуга әби Гарипованы өйенә барып 8 март хатын-кызлар көне белән котладылар. Рузалия Яраханова аңа саулык-сәламәтлек, балаларының кайгы-хәсрәтләрен күрми генә яшәргә диеп теләкләр теләде. Балалар шигырьләр сөйләделәр. Мәдәният хезмәткәрләре Н.Гизатуллина һәм Г.Ситдикова музыкаль бүләк иттеләр.
Бәйрәм азагында Марфуга әбинең кызы Мансура апа килгән кунакларны тәм-томнар белән сыйлады. Марфуга әби рәхмәтләр әйтеп, «мине яшьлегемә кайтартыгыз», диеп безне озатып калды..jpg)
.jpg)