“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” – Наилэ Миннэхмэтованын юбилей кичэсе

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” – юбилей кичэ

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” исемле юбилей кичәсе Камай авылы халкын мәдәният йортына җыйды. Әлеге кичә 36 ел гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран-укытучы, җирле шагыйрә Наилә Миннәхмәтованың 85 яшьлек юбилеена багышланды.

Юбилярны Менделеев муниципаль районы башлыгы Чершинцев В.С. исеменнән  районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Шигапова Е.В. котлады.

Кичә шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Бу көнне Н.Миннәхмәтованы котларга читтә яшәүче укучылары, дуслары да кайтты.Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында җылы аралашу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International