“Хатын-кызлар – җирнең бизәге” -ял кичәсе

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

“Хатын-кызлар – җирнең бизәге” -ял кичәсе

И хатын-кыз,

сүнәр иде тормыш,

син булмасаң әгәр дөньяда...

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызлар бәйрәме җиткән күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти.

Татар китапханәсе “Өмет яры” игелек үзәгендә ял итүчеләр өчен “Хатын-кызлар – җирнең бизәге” дигән ял кичәсе үткәрде. 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтү тарихы белән танышкач, кичә матур котлаулар, җырлар белән дәвам итте. Гүзәл затларга багышланган шигырь юллары күңелләрне нечкәртте. Хатын-кыз исеме белән аталган китаплар, кинофильмнар, җырлар искә төшерелде.

Земфира Шакирова ял итүчеләргә матур җырларын багышлап, күңелләрен күтәрде.Җыр-бию, уеннар белән үткән кичә ял итүчеләргә бик ошады.

                                                       

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International