Мәрхәмәтлелек дәресе

2016 елның 18 марты, җомга

Бәзәкә авылы “Ләйсән”  балалар бакчасында авыл китапханәчесе Ф. Башарова мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде. Кечкенәләр В. Бианкиның “Лесные домишки” һәм Ә. Хәсәновның “Табигатькә тәрәзә” дигән китапларыннан кошлар һәм хайваннар тормышыннан  әкият һәм хикәяләр тыңладылар.

Язучылар табигатьтәге җан ияләренең тормышын гаять кызыклы сүрәтләгәннәр. Укыганнардан балалар этләрнең елмая белүләрен, чыпчыкларның оста аучы,  карганың бик акыллы, мәчеләрнең зирәк булуын белделәр. Ләкин ничек кенә булмасын, алар һәркайсы кешенең яратуына һәм кайгыртуына мохтаҗ икән. Шулай булгач, без аларга карата мәрхәмәтле, киң күңелле булырга тырышырга тиеш. Җир – безнең уртак йортыбыз, һәм без анда бер-беребезгә карата ярдәмчел, игелекле, шәфкатьле булып яшәргә тиеш. Укыганнардан кечкенәләр шундый нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International