Бэзэкэ авылында шаулап горлэп Нэуруз бэйрэме утте.

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бэзэкэ авылында шаулап горлэп Нэуруз бэйрэме утте. «Нэуруз» – « Яна кон» дигэн мэгънэне анлата. Язны каршы алу бэйрэме кон белэн тон тигезлэшкэн  конне 21 мартта уткэрелэ. Бэзэкэ авылында Нэуруз бэйрэмен уткэру матур традициягэ эверелде. Бэзэкэ авылы  мэдэният хезмэткэрлэре тарафыннан оештырылган бу бэйрэм, быел да бик кунелле узды. Татар халкынын милли йолаларын искэ тошереп Нэуруз такмаклары эйтелде. Кунелле уеннарда балалалар белэн бергэ, бэйрэм тамашасына килгэн авылдашларыбыз да бик телэп катнашты. Авыл жирлеге башлыгы Р.Насифуллина, барлык авылдашларны килгэн кунакларны бэйрэм белэн котлады, хэр гаилэгэ сэламэтлек, иминлек хэм муллык телэде.

Нэуруз килсэ генэ яз була. Быел Яз гузэле Нэурузбикэ, татар халкынын асыл улы Алпамша белэн снегоходта килде.

Нэуруз килсэ генэ яз була. Быел Яз гузэле Нэурузбикэ, татар халкынын асыл улы Алпамша белэн снегоходта килде.

Кыш бабай уз билэмэлэрен язга Нэурузбикэгэ тапшырырга ашыкмады, коч сынашырга дэште. Яз гузэле Кыш бабайнын барлык шартларын да тогэл утэп,бэйгелэрдэ жинеп чыкты.

Кыш бабай ярдэмгэ диюне дэште, эммэ Алпамша дию бн корэштэ батыр калды.  Кыш бабай узенен кочсезлеген анлап, саубуллашты. Нэуруз жинде, кыш китте, яз килде.

Кунелле концерт пограммасы дэвам итте.  «Бизэк» бию торкеме булэк иткэн  дэртле биюлэр,  Эльмира Хузиахметова, Венера Гильмутдинова башкаруындагы матур жырлар кочле алкышларга кумелде.

Курше авыллырдан килгэн кунаклар да, бэйрэм сэламнэрен юлладылар. Ык тамагыннан килгэн апалы сенелле  Лариса  Ипатова, халык кунелен скрипка моннарына торде, Даня яраткан жырын башкарды. Турай авылыннан килгэн Фэния Мухаметхатипова  «Беренче мэхэббэт» жырын булэк итте, олкэн авылдашларыбызны яшьлек мизгеллэре белэн «кавыштырды». Сэйтэкле «Карендэшлэр» ансамбе  чыгышы да бэйрэм кунакларынын кунеллэрен кутэрде.   Бэйрэмдэ кунакка килгэн Иске Бигэш авылында тормыш итуче авылдашыбыз Файрушина Гафия апа  узе ижат иткэн шигырьлэрен укыды.

Авылдашларыбыз Венера Хузиахметова, Тэнзилэ хэм Рэфис Сибгатуллиннар теленне йотарлык тэмле коймак, хэм хус исле чэй белэн сыйладылар. Бик зур рэхмэт аларга!

Менэ шулай бик кунелле итеп каршы алдык язны.

 

Зэнгэр куктэ концерт бирэ

Тургайлар – жырчы кошлар.

Тургайлар жырына кушылып

Ямьле яз килуе белэн,

Котлыйбыз сезне дуслар!

Бу бэйрэмнен гузэл мизгеллэре

Кунеллэрдэ калсын уелып,

Тагын шулай, дуслар, бергэлэшеп

Очрашырга язсын жыелып!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International