Җәнлекләр дөньясында

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Укучылар Татар китапханәсенә килеп вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрәләр. Балалар өчен китаплар, журналлар уку, рәсем, төрле эшләнмәләр  ясау, өстәл уеннары уйнау өчен мөмкинлекләр булдырылган.

21 март көнне “Җәнлекләр дөньясында” дигән танып белү сәгатендә 7нче мәктәп укучылары  кыргый һәм йорт хайваннары турында мәгълүмат алдылар, алар тормышыннан кызыклы хәлләр белән танышып, табышмакларга җавап бирделәр.  

Элек кешеләрнең ничек итеп кыргый җәнлекләрне кулга ияләштерүен кызыксынып тыңладылар, презентация белән таныштылар. Балалар үзләренең өйдә асраган җәнлекләре турында да бик яратып һәм горурланып сөйләделәр. Ф.Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”, А.Алишның “Бикбатыр белән Биккуркак”, М.Җәлилнең “Батыр куян” шигырьләрен тыңладылар һәм башка җәнлекләр турында китаплар белән таныштылар. А.Алиш әкияте буенча эшләнгән “Чукмар белән Тукмар” мультфильмын карап, фикер алыштылар. Соңнан  үзләре яраткан җәнлек рәсемнәрен ясадылар.

                                                                                                                                                                                                                                                             Хафизова Г.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International