1 апрель – Халыкара кошлар көне уңаеннан, Татар китапханәсендә “Кошлар канатында яз килә” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде.
Чарада 7нче “Алтын балык” бакчасының 3нче, 11нче һәм 13нче өлкән төркемнәргә йөрүче балалары катнашты. Сабыйлар белән язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында әңгәмә үткәрелде. Алар җылы яклардан кайтучы кошлар турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар, тавышларын тыңладылар. Кош исемнәрен татарча һәм русча истә калдырдылар.
Балаларга канатлы дусларыбызны табышмаклар һәм рәсемнәр аша тану уены бик ошады. Табигатьтә үзеңне тоту, кош ояларын туздырмау, аларга зыян салмау турында искә төшерелде. Кошлар турындагы китаплар күргәзмәсе дә балаларда кызыксыну уятты. Ахырда сабыйлар мультфильм карадылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)