Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә кошлар көненә карата «Кошларны лаеклы каршылыйк» дигән темага телдән журнал уздырылды.Балалар В. Бланкиның «Балтасыз осталар» әсәре буенча әзерләнгән презентация карадылар,җылы яклардан нинди кошлар кайтуы һәм кайда оялар корулары белән таныштылар. Презентациядән кайбер кошларның сайрауларын тыңладылар. Кошларны каршылап җимлекләр ясап, ояларга җимнәр салып , агачларга элеп куйдылар.Сыерчыклар килүенә балалар әтиләре белән сыерчык оялары ясарга вәгъдә итеп таралыштылар.
