Бәллүр чишмә

2016 елның 8 апреле, җомга

Татар китапханәсендә “Бәллүр чишмә” әдәби иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы узды.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илhам бирми кемгә генә.    (Г.Афзал)

Туган якның гүзәллеге кеше күңелендә иң нечкә хисләрне уятырлык көчкә ия. Танылган шагыйрьләр Дифкать Сирай, Нур Шәриф, Марсель Гыймазетдинов, Егор Уткин һәм башка якташларыбызның  шигырьләре дә туган жирне, туган телне яратудан,  туган якның табигатенә хозурланудан язылгандыр. Аларның безнең янәшәдә генә, без сулаган һаваны сулап, без эчкән суларны эчеп яшәгән булулары күңелдә горурлык хисләре тудыра.

Күренекле шәхесләребез хезмәтен дәвам иттерүче яшь буын да туган жиребезнең гүзәл табигатеннән илhам ала.Шәһәребезнең 3нче, 7 нче мәктәп укучылары катнашында узган берләшмә утырышы “Шәхесләр белән бизәлә туган ил тарихлары” дип аталды һәм танылган якташларыбызны барлау, аларның әсәрләре белән танышу, алар үрнәгендә иҗат мөмкинлекләрен үстерү максатында үтте.  Утырышта Марсель Гыймазетдинов, Егор Уткин, Дифгат Сирай һәм күптән түгел генә 80 яшен тутырган Наилә апа Миңнәхмәтованың шигырьләре укылды. Хәзерге вакытта язуын дәвам итүче Илгиз Абдуллин, Иван Алексеев, Диләрә Хуҗина иҗаты белән дә таныштылар укучылар. Җырчы сандугачыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаны да искә алып, моңлы тавышын хозурланып тыңладылар.

Укучылар да үзләре язган әсәрләрен башкалар хозурына тәкъдим иттеләр. Вәлиева Ралина,Мингазова Диләрә, Гыйләҗева Рузияязган шигырьләр лаеклы дип табылды һәм район газетасында бастырырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International