Тойма мәдәният йортында «Г.Тукайның исламга мөнәсәбәте» дигән әңгәмә үткәрелде

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

12  апрельдә  Тойма  авылы  мәдәният  йортында  мәдәният  хезмәткәрләре  һәм  китапханәче  белән  берлектә  «Г.  Тукайның  исламга  мөнәсәбәте»  дигән  әңгәмә  үткәрелде  Коръән  Кәримдәге  аятьләрдән  өзекләр  белән  әдипнең    шигырьләре  чагыштырылып  укылды.

Бөек  шагыйрьнең  «Дусларга  бер  сүз», «Тәэссер», «Таян  Аллаһга», «Шиһап  хәзрәт», «Васыятем»  , «Кадер  кич» шигырьләре  яңгырады  . Әңгәмә  газиз  Габдулла  Тукаебызның  иҗаты  Аллаһу  Раббыбызның олуг  нигъмәте  Коръән  белән  сугарылган  дисәк  нахак  булмас,  дип  тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International