Сугышның ачы күз яше

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәргә санаулы гына көннәр калып бара. Шул уңайдан  Бәзәкә авылы китапханәсендә “Сугышның ачы күз яше” дип исемләнгән сәнгатьле уку кичәсе уздырылды.

Китапханәнең актив укучылыры Ф.Галимова, К.  Шайдуллина, хезмәт ветераннары Ф.Хабибуллина, М. Исмагилова татар шагыйрьләренең сугыш китергән кайгы-хәсрәт турындагы шигырьләрен кычкырып укыдылар. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган пенсионер укытучы Р.Мөхетдинова “Гаилә язмышы – Ватан язмышында”  дигән язмасын тәкъдим итте.

Мәдәният йорты директоры Г.Гумерова Җиңү бәйрәмендә авылыбыз урамнарыннан үтәчәк  “Үлемсез полк”ка әзерлек турында сөйләде  һәм “Мои Бизяки” сайтына урнаштырылган Бөек Ватан сугышы ветераннары белән таныштырды. Кичә ахырында өлкәннәребез чәй өстәле артында әти-әниләре турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International