22 апрельдә Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә китапханә киче уздырылды.Чарага килүчеләр «Китап геройлары экранда яшиләр» дигән темага презентация карадылар.Балаларга С. Я . Маршакның « Унике ай»,Е.Шварцның «Югалган вакыт турында әкият», Л.Гераскинаның «Өйрәнелмәгән дәресләр илендә» әсәрләре буенча эшләнгән кинолардан һәм мультфильмнардан өзекләр күрсәтелде һәм фикер алышу уздырылды.
