Безнең күңелләрдә син, Тукай

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

 

19, 20 апрель көннәрендә Татар китапханәсендә  7нче “Алтын балык” бакчасының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашында “Безнең күңелләрдә син, Тукай” дигән әдәби-музыкаль сәгатьләр үткәрелде.

Татар халкының бөек улыГабдулла Тукай дөньяда нибары 27 ел яшәгән. Таң нуры кебек сызылган гомернең бары тик сигез елын иҗат итеп кала алган шагырь рухы безнең күңелләргә ана сөте белән кергән. Аның шигырьләрен сабый чактан ишетеп аңыбыз ачылган, яхшыны-яманнан, дусны - дошманнан аера белергә өйрәнгәнбез. Тукай шигырьләрен укып халкыбызның телен, күркәм сыйфатларын сакларга, туган илебезнең мөкатдәслеген, урман-кырларның, суларының ямен тоя һәм кадерли белергә өйрәнәбез.Менә инде ничә буын аның кызыклы әкиятләрен укып, матур шигырьләрен ятлап үсә.

Бакчабалалары шагыйрьнең балачагы, тормышы белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Тукай әкиятләре буенча кызыклы сорауларга бик тиз җаваплар таптылар. Сабыйларның Тукай әкиятләрен яхшы белүләре бик куандырды. “Су анасы” мультфильмын карап, эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International