21 апрельдә Татар китапханәсе 12нче бакча балаларын кабул итте. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр китапханә белән таныштылар. (Тәрбиячеләре: Камалиева Л.Д., Митрошина Э.М.).
Аларга төсле рәсемнәр белән бизәлгән китап-журналлар бик ошады. Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләре укылды, “Су анасы” мультфильмын карап, фикер алышу үткәрелде; китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Рузанна исемле кызчык Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигырен татарча бик матур итеп сөйләде.
Балалар китапханәгә тагын килергә теләк белдерделәр. Аларда китапның серле дөньясына кызыксыну уянды.



