Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән “Китап битләреннән – экранга” кичәсе үткәрелде.
Презентация аша, балалар кино сәнгатенең беренче адымнары, телсез, төссез кинодан заманча кино барлыкка килү тарихы белән танышты. “Китап һәм кино” күргәмәсе татар киносы һәм мультфильмнары турында мәгълүмат бирде. Укучылар игътибарына Г.Тукай әсәре буенча эшләнгән “Кисекбаш” мульфильмы тәкъдим ителде. Ахырда укучылар белән фикер алышу үткәрелде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)