25 апрельдә Үзәк һәм Татар китапханәләре, С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае, Район мәдәният клубы белән берлектә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
“Яздан аерып булмый Тукайны” дип аталган чарага татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар, хезмәт ветераннары һәм гомумән шигырь сөючеләр чакырылды.
Кичәне флейтада моңлы көй белән Данияр Кәбиров ачып җибәрде. Алып баручылар Гөлназ Хафизова һәм Айсылу Касыймова бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, тормышыннан кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды.
1нче мәктәпнең 7В сыйныфы укучылары Мөхәмәдуллина Алинә, Корбанова Рената, 7нче мәктәпнең 3 сыйныф укучылары Шакирова Алинә, Гомәрова Алия Габдулла Тукай шигырьләрен осталык белән тамашачы хозурына җиткерделәр.
Анна Фәрхетдинова, Роберт Нәбиуллин, Юлия Шәймөхәммәтова, Александра Сафиналар моңлы тавышлары белән җырлап, кичәбезне ямьләндерделәр.
Республика күләм “Тукайны укыйбыз” акциясе кысаларында видеоязмада Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, шәһәрдәшебез Раушан Гатауллин укуында шигырьләр тыңланды.
Чара дәвамында слайдлы презентация күрсәтелде. Комнан ясалган рәсем, “Шүрәле” балетыннан өзек карау да тамашачы күңеленә хуш килде.
Кичә Клара Галлямовага кушылып, барлык тамашачылар башкаруында, татарның милли гимнына әйләнгән “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)