26 апрель көнне Псәй авылы китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре (Рафаэль Кабиров, Гизатуллина Нурания) белән берлектә Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Тукай теле – туган тел “ дигән әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Чарада мәктәп балалары катнашты.
Кичә Тукайның “Туган тел”көе белән башланды. Гармунда Рафаэль Кабиров уйнады. Кичәне алып баручы Рузалия Яраханова шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, презентация күрсәтте.
Балалар Ахметгареев Илназ (3сыйныф), Валеева Эльза (2 сыйныф) матур итеп Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Кунакка Тукай әкиятенең геройлары Шүрәле (Ситдикова Гөлнар) һәм Су анасы (Гизатуллина Нурания) килделәр. Сценкалар күрсәтелде. Балалар Тукай әсәрләренә әкиятләр карадылар. Тукай һәйкәле янына барып чәчәкләр куелды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)