26 апрель көнне Псәй авылы китапханәсендә Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан “Апуш дөньясына сәяхәт” дигән чара булып үтте. Кунакка “Чулпан” балалар бакчасы балалары тәрбияче Хасанянова Гөлия апалары белән килделәр.
Зал матур итеп бизәлгән. Алгы планда Тукай портреты, балалар өчен язылган әсәрләре. Китап күргәзмәсе “Нурлыдыр Тукайның китаплары”, балалар алып килгән рәсемнәрдән күргәзмә ясалган иде.
Алып баручы китапханәче Рузалия Яраханова балаларга яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырды. Презентация белән тулыландырылды.
Балалар Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Тәрбияче Гөлия апалары белән әзерләгән “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Гали белән кәҗә” сценкаларын күрсәттеләр. Тукай әсәрләренә “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре карадылар. Балалар “Шүрәле”әкиятен бик ошаттылар. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Тукай һәйкәле янына барып чәчәкләр куелды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)