26 апрельдә Тойма авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап , «Сүнмәс йолдыз» дип аталган әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Чарада әдипнең « Туган тел», « Карлыгач», «Иртә» җырлары яңгырады. « Бала белән күбәләк» шигырен Ямалетдинова Эльмира һәм Ситдикова Аделина , «Кызыклы шәкерт» шигырен Байрамов Ипгиз белән Габдрахманов Дәнил сәхнәләштереп күрсәттеләр. «Шүрәле» әкиятеннән өзекне Минемухаметов Ленар белән Ямалетдинов Ильнар уйнадылар. Бөек шагыйрьнең «Ялкау маэмай», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Сабыйга» , «Милли моңнар» шигырьләре укылды. Кичә бик күңелле узды.

