27 апрельдә Район мәдәният йортында узган "Нәфис сүз остасы" бәйгәсененең гала-концерты зур уңыш белән узды. 110 бала арасыннан 46 сы тамашачыларга үзләренең шигъри тәлгәшләрен бүләк иттеләр. Гран-прига 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укусычы Станислав Буланов лаек булды.