Тыныч булсын дөньялар

2016 елның 6 мае, җомга

 

Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап, Татар китапханәсендә “Тыныч булсын дөньялар” дигән тематик сәгать уздырылды. Чарада 7нче “Алтын балык”  бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалары катнашты.

Сугыш чорын чагылдырган фильм карау, презентация аша җиңү юллары белән танышу балаларга дәһшәтле елларны күзалларга мөмкинлек бирде. Балаларга җиңүнең әһәмияте, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү һәм кадерләү зарурлыгы аңлатылды.

Сабыйлар үзләре ясаган рәсемнәр, эшләнмәләрен күрсәттеләр, хәрби темага әзерләнгән табышмакларны чиштеләр. Күргәзмәдәге китаплар, өчпочмаклы солдар хатлары да кечкенәләрдә кызыксыну уятты.

Чара, дөньялар тыныч булсын, сугыш уты кабынмасын, кан һәм күз яшьләре коелмасын дигән бердәм теләктә тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International