6 майда китапханә хезмәткәрләре Хафизова Г.Р., Шакирова З.С. “Өмет яры” иминлек үзәгендә ял итүчеләр өчен “Туган якның яме” дигән кичә үткәрделәр.
Туган як, туган ил, туган туфрак! Бу сүзләр һәр кешегә үз анасыдай якын, газиз! Кешеләр туган җирләренең матурлыгын гөлгә тиңләгәннәр, аның табигатенә, урманнарына, кырларына сокланганнар. Һәр кешегә үз туган ягы көч, дәрт, илһам, моң бирә. Күпме генә шагыйрьләр үзләренең туган җирләренә багышлап шигырьләр язмаган да, туган илен сагынып нинди генә җырлар җырламаган.
Ял итүчеләр татар телендә иҗат итүче якташ шагыйрьләр иҗаты белән якынрак танышу мөмкинлегенә ия булдылар. Дифгат Сирай, Марсель Гыймазетдинов, Нур Шәриф, Егор Уткин, Наилә Миңнәхмәтова, Илгиз Абдуллинның туган якка багышланган шигырьләре укылды.Дәртле матур җырлар кичәбезне ямьләндерде. Өлкәннәр истәлекләр белән бүлешеп, кушылып җырлар җырлап, рәхәтләнеп ял иттеләр.
.jpg)