Гаилә – гомер чишмәсе

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

15 май көнне Псәй авыл китапханәсендә гаилә бәйрәме көненә багышлаган “Гаилә – гомер чишмәсе” дигән кичә  уздырылды. 

     Зал бәйрәмчә бизәлгән иде. Түрдәге стенага “Гаилә – гомер чишмәсе” дип язылган. Китап күргәзмәсе әзерләнгән.  Алып баручы китапханәче Рузалия Яраханова  бәйрәмгә килгән барлык  кунакларны гаилә бәйрәме белән котлады.

     “Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Гаилә – гомер чишмәсе” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзер бәйрәмебез түренә аларны чакырабыз, - диде ул. ”

       Алып баручы һәрбер гаилә белән таныштырды. Бәйрәмдә өч гаилә катнашты: Шаяхметовлар гаиләсе, Ситдиковлар гаиләсе, Әхмәтгәрәевлар гаиләсе. Һәр бер гаилә әзерләнгән төрле конкурсларда катнашты: “Гаилә девизы” (һәр гаилә үз девизы белән таныштырды), “Балаңнын исеме нәрсә аңлата”(һәр гаилә үз баласынын исемең мәгънәсен аңлатты), “Бишек җырлары” (һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкарды), “Кайсы гаилә матур сүз күбрәк белә” (балага карата матур сүзләр әйтелде), “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли”(идәнгә вак акчалар сибелде,балалар җыя, әниләр саный)” , “Гаиләләрнең концерт номерлары”( һәр гаилә әзерләп килгән концерт номерын күрсәтте), “Мәкальнең ахырын әйт”, “Милли ашларны яхшы беләсеңме?”

        Концерт номерлары һәм милли ашлар конкурсларында бер гаиләдә сынатмады. Әхмәтгәрәевлар гаиләсе  “Минем гаиләм” дигән презентация күрсәттеләр, шигырь сөйләделәр. Ситдиковлар гаиләсе үзбәк биюе һәм җыр башкардылар. Шаяхметовлар гаиләсе җыр башкарды. Тамашачылар гаиләләрнең һәр номерларын алкышлап каршы алдылар. Аеруча Ситдикова Голнар башкаруында үзбүк биюе тамашачылар күнеленә хуш килде. Һәрбер гаилә тәмле –тәмле ашлар пешереп килгәннәр. Әхмәтгәрәев гаиләсе – гөбәдия, Шаяхметовлар гаиләсе – шарлотка, Ситдиковлар гаиләсе – торт һәм салат. Гаиләләр пешереп килгән әйберләре белән таныштырдылар.

             Бәйрәм ахырында  “Туган тел “ җырын башкарганнан һәм нәтиҗәләр ясалганнан соң,  Әхмәтгәрәевлар гаиләсенә  “Иң күркәм гаилә”,  Ситдиковлар гаиләсенә “Иң тырыш гаилә”, Шаяхметовлар гаиләсенә “Иң зыялы гаилә” номиацияләре бирелде, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең икенче өлеше  мәдәният хезмәткәрләре Гизатуллина Нурания, Ситдикова Голнар белән берлектә әзерләнгән  өстәл артында үтте. Барлык килгән кунакларга да бәйрәм бик ошады. Бәйрәмне әзерләгән өчен Ситдиковлар гаиләсе исеменнән китапханәче Рузалия Ярахановага чәчәк бәйләме тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International