20 май көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары катнашында (Укытучылары Николаева В.А.) “Идел бит ул, тирән бит ул...” дигән экологик сәгать уздырылды. Чара 20 май – Идел елгасы көне һәм 2016 ел - Татарстан Республикасында Сулыкларны саклау елы уңаеннан әзерләнде.
2006 елдан Рәсәйдә “Живая Волга” эко-проекты эшли. 2008 елның 20 маенда беренче тапкыр Идел көне билгеләп үтелә. Бу көнне үткәрелгән чаралар европадагы иң эре елга– Иделне саклап калу, җәмәгатьчелекнең экологик проблемаларга игътибарын арттыру максатында үтә.
Мәктәп укучылары китапханәдә экологик календарь белән таныштылар, суның безнең тормыштагы роле, кадере турында әңгәмәдә катнаштылар. Идел елгасының борынгы заманнарда “Ра” дип аталуын, соңракИтил, Атил, Атал,Идел, Волгаатамалары барлыкка килүен белделәр. Идел буендагы шәһәрләр, елгада яшәүче җәнлекләр белән таныштылар. “Су серләре” дигән мултьфильм карау, аларны су саклагычлар, плотиналар, гидроэлектростанцияләртурында мәгълүмат белән баетты. Идел елгасының һәм гомумән, сулыкларның ни сәбәпле пычрануы турында әңгәмә корып, укучылар, үз фикерләрен җиткерделәр. Чара дәвамында презентация күрсәтелде.
.jpg)
.jpg)