21 Майда Тойма авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә гаилә көненә багышланган «Гаилә бәхете» исемле кичә уздырдылар. Кичәгә килгән әниләр, әтиләр һәм балалар бергәләп җырладылар,биеделәр, «Тычкан белән песи», «Йөзек салыш» уеннарын уйнадылар.Балалар «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерделәр. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.

