27 май - Рәсәйдә Китапханәләр көне уңаеннан, Татар китапханәсе мәгълүмат көне үткәрде. 7нче “Алтын балык” бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары китапныңмогҗизалы дөньясына чумдылар. Рәсемле матур китап-журналларның күплегенә сокланып, аларны алырга теләк белдерделәр. “Китапларны рәнҗетмибез” мультфильмын карап, китап уку кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Китапханәче Хафизова Г.Р.“Китап” дип исемләнгән “серле корабка утырып” ерак тарихка виртуаль сәяхәт кылырга чакырды.Сәяхәттә, балалар, борынгы кешеләрнең балчык, папирус, пергамент, каен тузына язуларын, кытайлыларның кәгазь уйлап табуын белделәр;басма китаплар белән таныштылар; заманча аудио, электрон китаплар да игътибардан читтә калмады.
Ахырда балалар “Урман китабы” дигән мультфильм карадылар.
Балаларның китап белән чын күңелдән кызыксынулары киләчәктә дә дәвам итәр, алар укымышлы, тәрбияле булып үсәрләр дигән өметтә калабыз.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)