28 нче май көнне Песәй авылы мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Без инде хәзер зурлар” 4 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Укучылар әдәби-музыкаль монтаж белән чыгыш ясадылар. Укучыларга класс җитәкчесе Әлфия Фаттахова истәлекле бүләкләр тапшырды.