“Бәхетле балачагым” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы оештырылды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь – Песәй мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл китапханәсе хезмәткәре белән берлектә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, “Бәхетле балачагым” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы оештырылды.

Җәйге каникуллар башланып килгән чорда, бу очрашу укучыларның, балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең күңелен ачу өчен менә дигән мөмкинлек тудырды. Күңелле уеннар барышында балаларның ихлас көлүләрен ишетү, эстафета уеннары уйнаганда аларның бердәмлеген, җитезлеген, хәрәкәтчәнлеген күрү  үзе ни тора! Мондый уеннарның спортка мәхәббәт уятуда, балаларны телевизор, компьютер экраннарыннан аерып торуда да әһәмияте зур!

Төрле уеннардан соң, асфальтта рәсем ясау бәйгесе уздырылды. Балалар хыялларын рәсемнәрдә чагылдырдылар. Рәхәтләнеп күңел ачканнан соң, балаларга истәлекле бүләеләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International