10 июньдә 12нче балалар бакчасында Кече Сабантуй – 2016 үткәрелде. Күңелле татар җырлары балаларны спорт мәйданчыгына җыйды. Зурлар төркеме балалары башкаруында “Сабантуй” җыры яңгырады һәм алып баручылар (Ахметгареева А.Ш. һәм Галиева Ф.Б.) бәйрәмне ачып җибәрделәр. Балалар өчен традицион бәйгеләр оештырылды: “Капчык киеп йөгерү”,”Йомырканы төшермә”, “Галош киеп йөгерү”, “Су ташу”, “Ат чабышы”, “Бау тартышу”. Балалар чын күңелдән тырыштылар, ә алып баручылар бәйгедә катнашучыларны, җиңүчеләрне бүләкләп бардылар. Бәйрәм зурларның да, кечкенәләрнең дә күңеленә хуш килде. Сабантуй бәйрәме күңелле биюләр белән тәмамланды.
(3).jpg)