11 нче июнь көнне Песәй мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан, Песәй авыл җирлегенә караган Тукай һәм Татар Сарсазы авылларында үткәрелгән кичке Сабантуй бәйрәме аеруча күңелле үтте. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Вилдан Илсур улы Мухаметгалеев авылдашларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә җыелган халык рәхәтләнеп күңел ачты, үзләренең көчләрен сынадылар, талантларын күрсәттеләр. Балалар гына түгел, олы абый-апалар да оештырылган ярышларда бик теләп катнаштылар. Аеруча “Балык тоту”, “Күзне бәйләп чүлмәк вату”, “Капчык киеп йөгерү”, “Йөгереш” бәйгеләре барысының да күңеленә хуш килде. Җырчыларыбыз: Ришат Кабиров, Гөлнар Ситдикова, Галияхмәт Гатауллин, нәни йолдызчыгыбыз Миләүшә Ситдикова, Зоя Шәйхетдиновалар үзләренең җырлары һәм биюләре белән җыелган халыкны сөендерделәр. Бәйрәмдә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичке Сабантуй бик күңелле узды.

