15 июнь көнне Татар китапханәсендә 7нче бакча балалары (тәрбиячеләре Нуриева В.Р.) “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән танып белү сәгатендә катнашты.
Чарада сабыйлар татарларның көнкүреш әйберләре, милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән таныштылар. Серле сандыкны ачып, андагы сорауларга, табышмакларга җаваплар биреп, баллы призларга лаек булдылар. Ахырда, балалар “Асылташлар тавы” дигән мультфильм карадылар.
.jpg)
.jpg)