21 июньдә Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән белектә
балалар белән «Урман һәм кеше» дип исемләнгән экологик дәрес уздырылды.
Алар урманда нинди агачлар үскәнен ,нинди җәнлекләр яшәвен белделәр. Тапкыр балалар җәнлекләр турында табышмакларга җавап бирделәр.Урманда учак ягарга ,чүпләр калдырырга ярамаганлыгын, сак булырга кирәклеген, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш кирәклеген аңлап таралдылар.