Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә. Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннанны буген хәтерлибез, олылап искә алабыз.
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнен Псәй авылында яшәүчеләр дә яхшы хәтерли. Сугыштан Бөек Җинү белән кайткан 256 ветеранның бүгенге көндә нибары берсе генә исән-сау.
Шул уңайдан Псәй авыл китапханәсендә китапханәче Рузалия Яраханова, сәнгать җитәкчесе Нурания Гизатуллина “Халык хәтере мәңгелек” дигән чара үткәрделәр. Чарада мәктәп балалары катнашты. Аларга “Сугыш балалары” дигән презентация күрсәтелде. Китапханәче Рузалия Яраханова “22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган, хәтер һәм кайгы көне” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Авылыбызның уртасында сугыш кырларында ятып калган авылдашларның исемнәре язылган обелиск шул дәһшәтле елларны искә төшереп тора. Бүген шул обелиск янына килеп, хәзерге тыныч тормышыбыз өчен башларын салган якташларыбызны искә алып, чәчәкләр куелды.
Ватан сугышы беткәнгә дә 71 ел булды. Әмма сугыш хатирәләре беркайчан да онытылмас.
Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)