Ярышларда өч команда катнашты: “Смешариклар” (капитаны София), “Кояшкай” (капитаны Кирилл), “Нигәчекләр” (капитаны Алина К.). Тәрбияче Махмутова О.Ю. балалар өчен төрле бәйгеләр белән кызыклы спорт бәйрәме сценариен әзерләде. Көчле алкышлар астында яшь спортсменнар олимпия флагын һәм факелын күтәреп мәйданга уздылар. Чараны алып баручы Галиахметова З.М. олимпиада турында сөйләде, барысына уңышлар теләде. Балалар чыдамлылыкта, тизлектә, көчле булуда ярыштылар. Ныклы көрәштә “Смешариклар” командасы җиңү яулады, “Нигәчеләр” икенче урынны алдылар, өченче урында- “Кояшкай” командасы. Балалар бакчасы администрациясе исеменнән өлкән тәрбияче Ибатуллина Р.Р. Кече олимпиадада катнашучыларга бүләкләр тапшырды. (1).jpg)
(1).jpg)