«Акчарлак» мәктәп яны лагеренда ял итүчеләрне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова “Китап күңел үстерә” дигән әдәби мәйданга җыйды.
Китапның кыскача тарихы һәм матур әдәбиятның кеше тормышындагы әһәмияте турында кыскача сөйләгәннән соң балалар табышмаклар чиштеләр, күңелле викторина сорауларына җавап бирделәр, кызыклы шигырьләр, тапкырлыкка өйрәтүче әкиятләр тыңладылар. Соңыннан сүз укучыларга бирелде. Алар үзләренең яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр, укыган китаплары турында фикерләрен җиткерделәр.
.jpg)