Серлей омгак

2016 елның 8 июле, җомга

Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова  “Акчарлак” мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен “Серле йомгак” дип аталган иҗади сәгать үткәрде. Бу чарада катнашкан укучылар  күнелләрендә яшәгән  хыялны  асфальтта рәсемгә төшереп башкалар белән  уртаклаштылар. Табигать матурлыгы да, яраткан китап битләре дә, җанга якын авыл урамы да, җәйге ялның алдагы  көннәре үтәчәк зәңгәр диңгез дә бар иде рәсемнәрдә. “Балаларның күңелендә хыялларның иң яктысы яши икән, мин ул хыялларның тормышка ашуын телим. Ә ансы сезнең бары тик үзегездән генә тора. Файдалы ял итеп, сәламәтлекләрегезне ныгытып, әти-әниләрегезгә хуҗалык эшләрендә булышып, исән-сау килеш барыгызның да кабат мәктәпләргә кайтуын теләп калам”- диде китапханәче саубуллашканда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International