30 июльдә Тойма авылында "Хәрәкәттә бәрәкәт" дип аталган исем астында балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уздырылды. Чараны мәдәният директоры һәм аккомпониатор оештырдылар. Уеннар табигәть кочагында узды, анда «таяк белән тартышу», «бауда сикерү», «чөйгән тупны кем күбрәк тота» һәм башка уеннар оештырылды. Җиңүчеләргә призлар тапшырылды. Балалар уеннарга бик теләп һәм яратып катнаштылар.


