Менделеевск – минем шәһәрем

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

3нче август көнне Татар китапханәсендә 7нче бакча балалары белән “Менделеевск – минем шәһәрем” дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде.

Балалар туган як, туган җир төшенчәләре; Менделеевск районының гербы, флагы белән таныштылар. Шәһәр буйлап виртуаль сәяхәт ясап, истәлекле урыннарны барладылар. “Урамны таны” уенында балалар бик теләп катнаштылар. Ахырда “Россия халыклары” дигән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International