Сезне 2016 – 2021 елларда Менделеевск муниципаль районының социаль-икътисади үсеш Стратегиясен тикшерүдә катнашырга чакырабыз. (алга таба Стратегия ММР).
Кара-каршы җәмәгать тикшеренүләре 2016 елның 29нчы августында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Гассар исемендәге мәдәният сарае, Менделеевск шәһәре, Юбилей урамы, 8нче йорт.
ММР стратегиясе Проекты белән шушы ссылка аша үтеп таныша аласыз: «Стратегия социально-экономического развития Менделеевского муниципального района на период 2016-2021 годы и на плановый период до 2030 года».
Стратегия Проекты буенча киңәшләрне һәм искәрмәләрне 2016 елның 29нчы августына кадәр mend_ekonom_otdel@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. (Сообщениенең темасы – “Стратегия”). Киңәшләр һәм искәрмәләр документның йомгак версиясен әзерләгәндә һәм аны официаль раслауда күздә тотылачак.
Киңәләрне һәм искәрмәләрне юллау буенча телефон: Менделеевск муниципаль районы икътисад, сәнәгать һәм эшмәкәрлеккә булышу буенча Башкарма комитеты – 8-85549-2-10-31 эш көннәрендә (дүшәмбе – җомга) сәг. 8.00 дән 17.00 гә кадәр.
Сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим!
Сезгә актив гражданлык позициясе һәм районның социаль-икътисади үсешендә катнашкан өчен рәхмәтебезне белдерәбез!