«Наркотиксыз һәм тәмәкесез яшәү ямьле» дип исемләнгән әңгәмә уздырылды

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

6 августта  Тойма авылы   мәдәният   йортында  «Наркотиксыз  һәм  тәмәкесез  яшәү  ямьле»  дип  исемләнгән   әңгәмә  уздырылды. Әңгәмәдә   фельшер  Мөбарәкшина  Лира  балаларга  наркотикның  һәм  тәмәкенең   организмга ни  рәвештә  зыянлы  икәнлеген  аңлатты. Балалар  бик  игътибар  белән  тыңладылар  һәм  инде  наркотикны  ,тәмәкене  кулланырга  ярамаганлыгын  ,тормышта   нинди  куркыныч    китергәнлеген  белеп  таралдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International