Шәһәр көне

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

6 август кичендә Шәһәр көненә, Физкультурниклар һәм Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Барлык менделевлыларны һәм шәһәр кунакларын шәһәр башлыгы Валерий Чершинцев котлады: “Бүген безнең уртак бәйрәмебез – Менделевскның туган көне! 49 ел элек РСФСРның Югары Совет Президиумы Указы буенча ТАССРның Алабуга районы Бондюг эшчеләр поселогы Менделеевск районга бәйле шәһәре дип үзгәртелде. Бу вакыйга төрле яшь, милләт, һөнәр, кызыксынулары булган кешеләрне, кемнең хезмәте шәһәрнең үсешенә ярдәм итте, кемгә аның тарихы якын – шуларны берләштерде.

Соңгы елларда Менделеевск ашкынып үзгәрә: күп фатирлы яңа йортлар җиткерелә, юллар һәм күперләр ремонтлана, яңа спорт мәйданчыклары һәм балалар бакчалары ачыла, парк һәм скверлар төзекләндерелә. Менделеевск матур һәм уңайлы шәһәр булып кына калмыйча, сәнәгать, икътисад, спорт һәм мәдәни тормыш үзәгенә әйләнә. Безнең Л.Я. Карпов исемендәге Химзавод, Мен6делеевсказот һәм Аммоний кебек төп оешмалар Россиянең иң яхшы химик сәнәгать оешмалары арасында лаеклы урын алып торалар һәм шәһәр, район үсешендә бәя биргесез өлеш кертәләр.

Шәһәрнең 50 яшьлек юбилеена актив әзерлек бара. Һәм бу районда яшәүчернең энергиясе, хезмәте, таланты нәтиҗәсендә оештырыла, чөнки яраткан шәһәр ул – иң башта анда торучы кешеләр. Алар шәһәрне перспективалы, хәзерге заманга яраклы һәм комфортлы итәләр.

Мин ышанам, шәһәрдә торучыларның хезмәт сөючәнлеге һәм максатчанлыгы, шәһәр хакимиятенең эффектлы эшчәнлеге алга таба да Менделеевскның динамик рәвештә үсешенә һәм чәчәк атуына китерәчәк. Бергә, бер-беребезне аңлап һәм ярдәм итешеп без шәһәребезне тагын да яхшырак итәчәкбез.

Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек, стабильлек һәм чәчәк ату, үз көчегездә һәм иртәгәге көнегезгә ышаныч телим. Шәһәр көне белән!”

Шулай ук котлау сүзләре белән РФ Дәүләт думасы алтынчы чакыру депутаты Марат Бариев чыгыш ясады. Аннан соң тантаналы бүләкләр тапшырылды. Оешмаларның иң яхшы эшчеләренә Рәхмәт хатлары, дипломнар, грамоталар һәм Күкрәк билгеләре тапшырылды.

Бәйрәм шәһәребезнең иҗади коллективлары һәм солистлар чыгышлары белән дәвам итте.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International