Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. ООО “Татагро” 1361 гектар мәйданда арпа сугу эшен башлады. ООО “Татагро” баш агрономы Илнур Фарухшин әйтүе буенча, бөртеклеләрне җыеп алу звеносы 6 Нью-Холланд комбайннарын, бензовоз, бункеронаполнитель, янгын сүндерү машинасын үз эченә ала. Нью-Холланд комбайннарының җитештерүчәнлеге бер тәүлеккә 50 гектарга җитә. 2 көнгә инде 464 гектар җыеп алынган, бу 34% ны тәшкил итә.