7 август көнне Әгерҗе районы Бакыр заводы клубында, Песәй авылы үзешчәннәре көче белән әзерләнгән ял концерты үткәрелде. Кичәне Гүзәлия Гаффарова бик оста итеп алыр барды.
Концерт программасы юмор, скетч, нәфис сүз, җыр - биюләргә бай булды, чыгышлар бер - берсеннән аерылып торды.
Җырчыларыбыз: Ришат Кабиров, Нәфисә Насретдинова, Сабира Гильфанова, Гүзәлия Гаффарова, Фәридә Садриева,Гөлнар Ситдикова, Ләйсән Зиятдинова, Нурания Гиззатуллина, Зоя Шайхутдиновалар матур тавышлары белән тамашачыны таң калдырдылар.
Талантлы егетебез Ришат Кабировны тамашачылар алкышларга күмделәр.
Берсеннән – берсе кызыклы күренешләр сәхнәләштерелде, халык рәхәтләнеп көлде.
“Дуслык” ансамбле чыгышын халык бик яратты.
Рафаэль Кабиров күңелләрне кузгатып баянда уйнады.
Зал халык белән тулы иде. Ял концерты уңышлы узды. Тамашачы күңеленә бәйрәм рухы, авыл моңы үтеп керде.
Песәйлеләр куйган концерттан һәркем ял итеп, рәхмәт әйтеп, күңел байлыгы туплап таралышты.

.jpg)
.jpg)