Нептун көне

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

9 нчы августта 12нче балалар бакчасында “Нептун көне” күңел ачу бәйрәме булып узды. Балалар һәм педагоглар бәйрәмгә нигезле әзерләнделәр: коену костюмнарында су пистолетлары, сиптергергечеләр белән диңгезләр солтаны Нептунны (Галиахметова З.М.), Су атасын (Трофимова Ю.М.), Су анасын (Маханова Р.А.), Кикимораны  (Каюмова И.И.) һәм җеннәрне каршы алдылар. Кунаклар баларга кызыклы уеннар, эстафеталар белән чын бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм ахырында диңгезләр солтаны Нептунның Карары игълан ителде: су куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү шарты белән төрле сулыкларда коенырга рөхсәт ителде. Карар су процедуралары белән ныгытылды, бу үз чиратында зурларга һәм балаларга җәйге челләдә чиксез куаныч китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International