ТОС “Карповец” гражданнар җыены

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

10нчы августта район башлыгы Валерий Чершинцев Балалар сәнгать мәктәбендә үткәрелгән ТОС “Карповец” гражданнар җыенында катнашты. Җыенда түбәндәгеләр докладлар белән чыгыш ясады:

  • төзекләндерү буенча эшләнелгән эш турында Менделеевск муниципаль районы шәһәр хуҗалыгы, торак политикасы һәм инфраструктур үсеш буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Белоногов Александр Николаевич сөйләде;
  • ТОС “Карповец”ның 2016 елдагы эшчәнлеге турында ТОС председателе Загрутдинова Гөлсинә Абдулла кызы җиткерде. Үзенең чыгышында ул бу территориядә 5586 кеше яшәгәнен билгеләп үтте. Спорт һәм балалар өчен чаралар үткәрү буенча актив эш алып барыла.
  • Менделеевск муниципаль районы үсеш стратегиясе турында район башлыгы урынбасары Саттаров Альберт Габделхай улы сөйләде.
  • оператив хәл турында МВД Россииның Менделеевск муниципаль районы буенча балигъ булмаганнар белән эшләү һәм полициянең уполномоченный участковыйлар бүлеге оперуполномоченный участковые Юнусов Альберт Радик улы җиткерде.
  • районның социаль-икътисади үсеше турында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Чершинцев Валерий Сергеевич сөйләде.

Яшәүчеләр шәһәрне төзекләндерү, юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, Управляющий компания эшчәнлеге, торак йортларны капиталь ремонтлау турында сораулар бирделәр.

Шулай ук катнашучылар шәһәрдә һәм районда результатив эшчәнлеге өчен район башлыгы Валерий Сергеевичка рәхмәтләрен белдерделәр.

Чара ахырында иң яхшы домкомнарны бүләкләделәр. Йорт комитеты эшчәнлеген камильләштерүдә шактый зур өлеш керткән өчен һәм шәһәрнең җәмгыяти – мәдәни тормышында актив катнашкан өчен Фомин урамы 15Б йорты домком җитәкчесе Соловьева Тамара Александровна һәм Фомин урамы 20 йорт домком җитәкчесе Мингалеев Юрий Владимирович бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International