2016 елның 1нче августыннан Менделеевск шәһәренең 2015 елда эшләгән 2500 пенсионеры арттырылган иминият пенсиясе ала башладылар. Бу арттыру Россиянең Пенсион фондының ел саен үткәрелә торган эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясен корректировкалау белән бәйле. Бу заявлениесез кабаттан исәпләүгә 2015 елда эшкә алучысы алар өчен иминият түләүләр күчергән картлык буенча һәм инвалидлык буенча пенсионерлар лаеклы.
ТРның Менделеевск муниципаль районы УПФР хәбәр иткәнчә, уртача иминият пенсиясе 161 сум 47 тиенгә арта. Шулай ук, 2016 елда максималь артуны корректировкалау 3 пенсион балл белән чикләнә һәм ул 222 сум 81 тиеннән арта алмый.