Бу атна башыннан Турай авылы мәчетендә балалар өчен мөселман лагеры ачык. Монда 4 яшьтән 12 яшькә кадәр 18 бала йөри. Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев һәм имам-хатыйб Флүр хәзрәт Миннеханов алар өчен әхлаклылык дәресләре үткәрәләр. 4 көн эчендә малайлар һәм кызлар ислам дине һәм намаз уку нигезләрен, ата-аналарга һәм өлкәннәргә карата игелекле булырга өйрәтәләр. Шул рәвешчә, үзләренең холыкларын, үз-үзен тотышын һәм әхлакларын үзгәртәләр.