Район башлыгы Валерий Чершинцев Яңабирде авыл хуҗалыгында булды

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев Яңабирде авыл хуҗалыгында булды. Эшлекле визит барышында Кураково авылындагы чиркәүне карады. Кураковода 1819 елда салынган Косма һәм Дамиан чиркәве торгызыла. Битараф булмаган авылдашлар үз куллары белән Отец Виктор җитәкчелегендә дин һәм тарих гыйбадәтханәсен торгызалар.

Шулай ук Валерий Чершинцев КФХ җитәкчесе Гыйләҗетдинов Рәфис Абуталип улы белән очрашты. Алар бергә хуҗалык территориясен карадылар һәм киләчәккә планнарны сөйләштеләр.

Яңабирде авыл хуҗалыгы башлыгы Евгений Никифорович белән бергә Яңабирде һәм Кураково авылларындагы чишмәләрдә булдылар, аларны төзекләндерү турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International