11 нче августта Менделеевск район шифаханәсе хезмәткәрләре катнашында гражданнар җыены булып узды. Монда хакимият башлыгы В.С.Чершинцев районның социаль-экономик үсеше турында, район шифаханәсе баш табибы В.А.Голованов башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар. Табиблар һәм шәфкать туташлары җитәкчелеккә мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләре эше турында сораулар бирделәр һәм киләчәккә планнар кордылар.