Бүген Менделеев районы хакимият башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә җир мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Җир-милек мөнәсәбәтләре палатасы, архетиктура бүлеге, авыл җирлеге башлыклары катнашкан бу утырышта җирне арендалау, шәхси хуҗалык һәм төзелеш өчен бүлеп бирү мәсьәләләре каралды һәм тиешле карарлар кабул ителде.